Лениногорскига кар килә
Лениногорскига, гомумән, Татарстанга ноябрьдә үк кар-бураннар киләчәк.
«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец «РИА Новости»га сөйләгәнчә, илнең иң көньяк төбәкләрендә генә көз булып кала. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Ноябрь башында Үзәк Россияне, шул исәптән Югары һәм Урта Идел буен кар басачак. Шәһәрләрдә «автомобиль кышы» башлана», – дип язган Евгений Тишковец телеграм-каналына. Бураннар төбәкләрдә инде киләсе ялларда ук көтелә.
Бу атнада Лениногорскида болытлы һава торышы. Карлы яңгырлар явуы көтелә. Температура көндез +1...+4, төнлә 0...-1 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев