Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясенә җәлеп ителә торган укытучыларга түләүне 10 мәртәбә арттырдылар
Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга җәлеп ителгән педагогларга өстәмә түләү кискен артты.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова сүзләренчә, узган елдан укытучының имтихан үткәрү пунктында эш сәгате 200 сумга бәяләнә — элек 20 сум булган.
Шулай ук тикшерүче экспертларның түләүләре якынча ике тапкырга арткан. Элек алар сәгатенә 130 сум тирәсе ала иде, хәзер тикшерелә торган эш төренә карап, 200 сумнан.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев