Татарстанда "Экология" илкүләм проекты кысаларында чүплекләрне рекультивацияләү буенча эшләр төгәлләнде
Татарстан Республикасында «Чиста ил» региональ проекты кысаларында элек тискәре йогынтыга дучар булган җирләрне торгызу эшләре дәвам итә.
Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә 6,0 га мәйданлы чүплекне рекультивацияләү төгәлләнде.
Шулай ук бу елда Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Прости авылы янында урнашкан 15,1 га мәйданда резинотехник эшләнмәләр чүплеге даими рәвештә янып, Түбән Кама шәһәренең атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый торган санкциясез чүплек рекультивацияләнәчәк. Хәзерге вакытта объектта эшләр төгәлләнеп килә.
Әлеге объектларны бетерү нәтиҗәсендә экологик хәлнең сыйфаты республиканың 800 меңнән артык кешесе өчен яхшырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылында әйләнә-тирә мохиткә салынган зыянның иң куркыныч объекты бетерелгән. Нефть пычраткан пычранган һәм рекультивацияләнгән җирләрнең гомуми мәйданы 1,4 гектар тәшкил итте, районда 5,9 мең кеше яши.
Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр башлану планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасына 2022-2024 елларда әлеге чараны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 890,6 млн сум күләмендә субсидия бирү турында алдан килешү имзаланды.
https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2014791.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев