Татарстанда ел башыннан 7 меңнән артык торак йорт исәпкә куелган
Татарстанда 2026 ел башыннан 7 183 торак йорт кадастр исәбенә куелган, дип хәбәр иттеләр Росреестрның төбәк идарәсендә.
Бу объектларның гомуми мәйданы якынча 980 мең кв. м тәшкил иткән.
Республика халкы йортларны ешрак кирпечтән төзегән. БДКМР мәгълүматлары буенча, бу материалдан гомуми мәйданы якынча 570 мең кв.м булган 4 меңгә якын шәхси торак төзелеше объекты төзелгән. Агачны сирәгрәк сайлаганнар – 820 шундый йорт теркәлгән. Барыннан да азрак блоклы йортлар төзелгән – 188.
Катлары буенча бер катлы биналар өстенлек итә: алар 4 987 исәпкә куелган. Ике катлы йортлар – 2 072, өч катлылары – 124.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров искәрткәнчә, язын шәһәр читендәге күчемсез милеккә кызыксыну арта, һәм күпләр шәхси йортлар төзи башлый.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев