Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды

Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар. Алар:

Ozon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

Wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

Яндекс.Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;

KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.

Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә теге яки бу маркетплейсның эш үзенчәлекләренә төшенергә; шәхси кабинет ачарга; товар карточкаларын, атама һәм тасвирламаны SEO-оптимальләштерү белән, ягъни эзләү системаларына яраклаштырып язарга; маркетплейслар белән эшләүнең төп логистик модельләрен белергә; маркетинг коралларын кулланырга; эшне автоматлаштырырга; эчке аналитика һәм хисаплар белән эшләргә һ.б. өйрәтәләр.

Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча инструкцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://cli.co/JPEK6R2

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев