Эшкә урнашмаган татарстанлылар эшсезлек буенча пособие алырга мөмкин.
Әмма кайбер категорияләр пособиенең минималь күләменә генә исәп тота ала, ул 1764,05 сум тәшкил итә.
Минималь пособие алучылар:
- беренче тапкыр эш эзләүчеләр;
- мөрәҗәгать иткәнче бер ел дәвамында рәсми рәвештә эшләмәгән затлар;
- соңгы елда барлыгы 26 атнадан кимрәк хезмәт куйганнар;
- соңгы эш урыныннан куылган гражданнар;
- шәхси эшмәкәр сыйфатында хезмәт эшчәнлеген туктатканнар (ШЭ);
- крестьян яки фермер хуҗалыгыннан чыкканнар;
- мәшгульлек хезмәте оештырган укудан чыгарылганнар.
Нет комментариев