Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләрен расладылар
Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре расланды.
ӘЛеге предметлар буенча имтиханнар 31 мартта узган иде. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Физиканы вакытыннан алда ике катнашучы тапшырган, аларның уртача нәтиҗәсе 44 балл тәшкил иткән. Биологияне ун кеше сайлаган, бу фән буенча уртача балл – 58.
Бу фәннәр буенча апелляцияләрне карау 21 апрельгә билгеләнгән. Ул Казанда Боевая урамы, 13нче йорт адресы буенча һәр мөрәҗәгать итүчегә катгый билгеләнгән вакытта узачак.
“Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев