Татарстанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының планлы өйрәнүләре узачак
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 11 һәм 12 мартта планлы команда-штаб өйрәнүләре узачагы турында хәбәр иттеләр.
Аларның максаты – хезмәткәрләрнең әзерлеген тикшерү һәм язгы ташу һәм табигый янгыннар вакытында башка хезмәтләр белән хезмәттәшлекне җайга салу. Һәр гадәттән тыш хәл өчен аерым көн бүлеп бирелгән.
Ведомствода кисәтүләренчә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының техника колонналары хәрәкәтен, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч хезмәтләре һәм территориаль ярдәмче системасы көчләренең күпләп җыелуын күреп, халык борчылырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев