Татарстанда газга тариф артырга мөмкин
Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы экспертиза өчен бастырып чыгарылган карарында әйтелә.
Татарстанда табигый газга тарифлар артырга мөмкин.
Әгәр документ расланса, бер кубометр газ бәясе, документтан күренгәнчә, 6,26 сумга кадәр артырга мөмкин.
Документта бәянең артуы федераль законнарга туры киләчәге күрсәтелгән.
Элегрәк ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова ташламага ия булучыларның җир кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм газ җиһазлары сатып алуга 80 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге турында сөйләгән иде.
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар аеруча Казанда, шулай ук Татарстанның 57 муниципаль берәмлегендә артачак.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-gazga-tarif-artyrga-momkin-5856088
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев