Татарстанда яшьләр учреждениеләре эше вакыты 21:00 сәгатькә кадәр озайтылачак
Яшьләр учреждениеләре Татарстанда 21:00 гә кадәр һәм хәтта соңрак та эшләячәк.
Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында , әңгәмә барышында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
"Безнең учреждениеләрнең эшен үзгәртәчәкбез. Яшьләр анда яңа белем һәм компетенцияләр алу өчен килә, нигездә укудан тыш яки эштән тыш вакытта. Безнең объектлар кичкә кадәр, 21:00 сәгатькә кадәр, бәлки соңрак та ачык булырга тиеш. Һәрьяклап үсеш өчен лаеклы инфраструктура бар. Кайбер учреждениеләр яшьләр белән яхшы элемтәгә керергә өйрәнде, ләкин барысы да түгел», – дип белдерде ул.
Бу социаль челтәрләрдә деструктив йогынтыны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чараларының берсе булачак, чөнки балалар һәм яшүсмерләр учреждениеләр территориясендә үз хоббилары белән кичкә кадәр шөгыльләнә алачак, дип өстәде министр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев