Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда язгы ташуны кайчан көтәргә: Гидрометеорология үзәге фаразы

Татарстанда хәзерге вакытта яр буйларын ныгыту, боз каралту һәм шартлату эшләре алып барыла.

Язгы ташуның иң көчле чоры апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров әйтте.

 Хөкүмәт йортында язгы ташуга әзерлек буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды. Аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Утырышта катнашучылар су басу куркынычы янаган зоналарны билгеләп узды.

Әгәр «зур су» килә калса,  су басу зонасына 218 торак пункт эләгәчәк, анда 13 000 нән артык кеше яши. 

20 000нән артык коткаручы һәм 5 000 берәмлек техника әзер. Кирәк була калса, алар халыкны эвакуацияләргә  ярдәм итәчәк. 

 

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев