Татарстанда иген уңышын сату белән бәйле кыенлыклар килеп чыккан
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда иген уңышын сату белән бәйле кыенлыклар килеп чыккан

Татарстан аграрийлары җыеп алынган иген уңышын сату белән бәйле кыенлыкларга очраган. Сатып алучылар тәкъдим иткән бәяләр аны җитештерү чыгымнарын капламый. Бу хакта «Реальное время» басмасы хәбәр итә.

Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров сүзләренчә, хәзер игенне тоннасын якынча 5 мең сумнан, хәтта аннан да арзанрак бәядән сатып алырга әзерләр. Шул ук вакытта аны җитештерүнең үзкыйммәте бер тоннасына 8–12 мең сум тәшкил итә.

Нәтиҗәдә, җыеп алынган уңышка карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тоткан чыгымнарын каплый алмый. Камияр Байтемиров фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен дәүләт ярдәме чараларын киңәйтергә кирәк.

Быел Татарстан авыл хуҗалыгындагы кыенлыклар һава шартларына да бәйле 1 октябрьдән республикадагы 43 районның 41ендә чәчүлекләрнең бер өлеше һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Басуларның торышына көзге культураларның кышын зарарлануы, май аендагы кыраулар һәм урып-җыю чорында туфракның артык дымлануы йогынты ясаган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 октябрьгә булган мәгълүматлары буенча, республикада 3,75 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 33,94 центнер тәшкил иткән.

Ведомствода төбәкнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителәчәген белдергәннәр. Татарстанның эчке ихтыяҗы елына якынча 3 миллион тонна ашлык тәшкил итә, бу инде җыеп алынган күләмнән азрак.

Казань КП

 


Нет комментариев