Татарстанда ике атна эчендә каршы як полосага чыккан өчен 517 машина йөртүчегә штраф салынды
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Кашы як полосасы» профилактик рейдына йомгак ясады.
Ике атна эчендә, 17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр, республика юлларында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 517 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Инспекторлар мондый хокук бозу өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр вакытка идарә итү хокукларыннан мәхрүм итү янавын искә төшерә.
Әгәр хокук бозу кабатланса, машина белән идарә итү хокукын бер елга алырга мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев