Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда иң өлкән әни - 57 яшьлек хатын-кыз

Татарстанда июль һәм август айлары никахны теркәү өчен иң популяр айлар булган.

2025 елда никахларның 30 проценты шул айларга туры килгән.  ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Иң күп никах 25 июльдә  һәм 8 августта теркәлгән. Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә дә никахларны теркәү популярлаша», - ди  ул.

Әхмәтова мәгълүматларына караганда, инде икенче ел төбәктә бер үк вакытта 45 парның (республиканың һәр муниципалитетыннан берәр пар) никахы теркәлә. «Бу гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын популярлаштыруның уңай үрнәге булып тора да инде. Шунысы куанычлы, 2024 елда теркәлгән 45 гаиләдә 18 бала дөньяга килгән», - дип өстәде ул.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев