Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда изоляцияләү чорында 24 мең машинаны постлардан кире борганнар

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

 

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң республика шәһәрләре һәм районнарына керү урыннарында куелган постларда 743 305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штраф алган. Сүз уңаеннан, иң күп штрафлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен язылган.

Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628е постлардан кире борылган.

Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев