Татарстанда кайчан кар явачак?
Казан федераль университеты доценты Тимур Әүһәдиев безнең төбәктә 17 ноябрь тирәләрендә, һава температурасы 0дән түбәнгә төшкәч, кар ятуын искәртеп үткән.
Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, быел көзнең соңгы ае аномаль җылы — нормадан якынча бер градуска җылырак булыр дип көтелә. КФУ доценты шулай ук декабрь аеның — нормадан суыграк, ә февральнең — җылырак булуы фаразлануын әйткән.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев