Татарстанда хатын-кыз сигез айлык кызын автомобиль руле артына утырткан һәм видеога төшергән. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.
Видеода хатын-кыз - машина руле артында һәм ул үзенең кечкенә кызын тоткан. Ул сабыйга рульне борырга һәм борылышларда ут кабызырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта автомобиль юл буйлап хәрәкәт итә.
«Бүген Мәдинә безне өйгә алып кайтты», дип язган хатын-кыз видеога.
Социаль челтәр кулланучыларның күбесе яшь әнинең бу гамәлен ошатмаган
Нет комментариев