Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда контракт төзүчеләргә җәйнең беренче ике аенда 700 мең сум акча түләнәчәк

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче ике аенда 700 мең сум акча алачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Бу акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләү белән кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу чаралар факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контракт төзергә булган барлык гражданнарга кагылачак. Шулай ук әлеге ярдәм чаралары чит ил кешеләренә дә каралган, аларга закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга булышачаклар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев