Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 39 кеше ачыкланган,

Барысы да контакт нәтиҗәсендә.  11 кеше хастаханәдә, 28е өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:  18 яшьтән 30 яшькәчә – 1 очрак;  30 яшьтән 50гә кадәр – 15;  50 яшьтән 60 яшькәчә – 9; 60 яшьтән 70 яшькә – 8 очрак. 70 яшьтән 80гә кадәр – 6 очрак

Шәһәрләр географиясе буенча: Казанда – 21 очрак расланган,   Чаллыда – 3, Әлмәттә, Арчада, Балтачта берешәр очрак,  Биектауда – 2 Алабугада – 2, Яшел Үзәндә,  Лаешта, Мамадышта, Балык Бистәсендә берешәр очрак,  Түбән Камада – 4 очрак теркәлгән.


Нет комментариев