Татарстанда коронавирустан үлүнең 16 нчы очрагы теркәлгән
Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең уналтынчы очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән. Аны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 22 июньдә китергәннәр. Авыруда ике яклы пневмониянең авыр формасы диагнозы булган. Ир-атның хроник авырулары һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.
«Үлем 25 июньдә яңа коронавирус инфекциясе фонында үпкә артериясе тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диде Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев