Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

1936 елгы хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хатынның йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары да булган.

1941 елда туган хатын-кызны коронавирус белән хастаханәгә салганнар. Дәвалау йөрәк эшчәнлеге җитешсезлегенең кискенләшүенә бәйле рәвештә катлауланган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентифицияләнгән», диелгән хәбәрдә.

Бүгенге көндә республикада Сovid-19 инфекциясеннән 109 үлем очрагы теркәлгән.

 


Нет комментариев