Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 124 кеше бизнес өчен ярдәм алган
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 124 кеше бизнес өчен ярдәм алган

Татарстанда 2026 елда махсус хәрби операциядә катнашучы 124 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына бизнесны эшләтеп җибәрү һәм үстерү өчен финанс булмаган дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Аларга белем бирү һәм консультация хезмәтләре күрсәтелде, дип хәбәр иттеләр республиканың Икътисад министрлыгында.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында эшмәкәрләргә ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк үзәге ярдәм күрсәтә.

Әлегә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бармаган махсус хәрби операция ветераннары белем бирү чараларында катнаша ала. Гамәлдәге эшмәкәрләргә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен финанс булмаган ярдәм чаралары, шул исәптән консультацияләр һәм укыту, продукцияне алга җибәрү һәм брендлау, сертификацияләү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шулай ук күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу чыгымнарының 90 процентына кадәр компенсацияләү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, эшмәкәрләр «Гадел билге» системасы буенча консультацияләр ала һәм гаилә предприятиесе статусын алуда ярдәм итә ала. Өстенлекле тармаклар предприятиеләре өчен ярдәм чараларының киңрәк җыелмасы каралган. Алар арасында эшкәртү производстволары, IT, туризм, кунакханә һәм ресторан бизнесы, креатив индустрияләр һәм экспорт эшчәнлеге бар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

 


Нет комментариев