Татарстанда муниципаль хокукый актлардагы хокук бозуларның 94 процентын бетергәннәр
ТР Юстиция министрлыгында төбәкнең гавами хакимияте органнары файдалана торган «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшенә йомгак ясалды.
Утырышны Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина хәбәр иткәнчә, «Кодекс» системасы республикада 2018 елдан бирле гамәлдә. Аның сүзләренчә, ул норматив хокукый актларның юридик анализын автоматлаштыра һәм законнардагы үзгәрешләрне оператив күзәтергә ярдәм итә.
Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, системаның бөтен эшләү дәверендә 45 меңнән артык норматив актта кануннарга туры килмәү ачыкланган. Хокук бозуларның төп өлеше – 43 668 – муниципаль документларга туры килгән.
1 апрельгә җирле үзидарә органнары якынча 40 мең актта хокук бозуларны бетергән, бу ачыкланган туры килмәүләрнең 94% тәшкил итә, дип төгәллек кертте Ралия Гарифуллина.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев