Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда педагоглар өчен торак арендалауны компенсацияләү тәртибе расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты педагогик хезмәткәрләргә торакны арендага алу чыгымнарын компенсацияләү тәртибен раслады.

Шул хактагы карар республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә Экспертлар клубы.

Документ нигезендә, укытучыларның торак арендалау чыгымнарын каплау өчен төбәк бюджетыннан түләүләр (елына 180 мең сумга кадәр) алу мөмкинлеге бар.

Компенсация конкурс нигезендә биреләчәк.

Әлеге ярдәмгә дәүләт яки муниципаль белем бирү учреждениеләрендә төп эш урыны буенча хезмәт куючы һәм төбәк өчен өстенлекле вазифалар исемлегенә кертелгән педагоглар өмет итә ала. Шул ук вакытта, дәгъвачы һәм аның гаиләсенең ул эшли торган муниципалитетта үз торагы булмаска тиеш.

Ел саен 350 кеше әлеге ярдәмгә өмет итә алачак.

 

 

http://https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев