Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда шәхси йортка газ кертү чыгымнары өчен субсидия расланды

Ләкин, акча алдан бирелми.

Татарстан хакимияте йортны газлаштыру өчен субсидия раслады. Шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу чыгымнарына 100 мең сумга кадәр субсидия каралган.

Ләкин, акча алдан бирелми. Җир кишәрлеге эчендә газ торбасы суздыруны һәм газ җиһазлары урнаштыруны үз акчаңа башкарасың. Тотылган чыгымнар күрсәтелгән килешү кәгазен, товар чекларын социаль яклау органына тапшырасың, шуннан соң гына 100 мең сум субсидия аласың.

Бу исемлеккә Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операция зонасында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Алга һәм Тимер батальоннарында хәрби хезмәт үтүчеләр керә.

Шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала булган гаиләләр, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 19 000 сумнан артмаган гаиләләр өчен ташламалар гамәлдә булачак.

"Шәһри Казан" сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев