Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә билгеле булды.
Апас яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда беренче урынга чыккан – сайлаучыларның 92,17 проценты тавыш биргән. Кайбыч икенче, Әтнә өченче урында.
Политтехнолог Марат Бәширов моның югары күрсәткеч булуын билгеләп узды. Күп кенә төбәкләрдә сайлауга килү күрсәткече 41-42 проценттан артмаганын әйтте. “Бу саллы эш нәтиҗәсе”, - диде Бәширов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193155/
Нет комментариев