Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда сөт продукциясе запасы 35 процентка артты

Татарстанда җитештерүчеләр складларында сөт продукциясе запасы 2025 елның марты белән чагыштырганда 35 процентка арткан.

Сәбәбе – сөт базарында бәяләр тирбәнеше. Бу хакта республика Дәүләт Советы Комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан  сөт сатуның уртача бәясе хәзер 34 сум 72 тиен тәшкил итә. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бу узган елгы күрсәткечләрдән 27 процентка кимрәк. Ел башыннан бәя 4 сум 27 тиенгә, ягъни 12 процентка төшкән.

Ике ел дәвамында сөт-чималга бәяләр тотрыклы рәвештә югары булганнан соң, ваклап сатуда стагнация күзәтелә. Сөт продукциясенә ваклап сату бәяләренең артуы һәм халыкның реаль керемнәренең артта калуы максималь склад запасларына китерде.

Узган ел республикада 2,3 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән. Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, җитештерү үсеше технологияләрне яхшырту һәм заманча сөтчелек комплексларын файдалануга тапшыру хисабына тәэмин ителгән. Узган елда гына да 11,3 мең сыерга исәпләнгән 18 терлекчелек объекты файдалануга тапшырылган. Быел 15,7 мең башка исәпләнгән тагын 20 объект эшли.

Сатып алу бәяләре кимү аркасында кайбер эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру сорау белән калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев