Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000нән артык кеше яши.

Вице - премьер сүзләренчә, 2024 елның язгы су басуына фаразлар борчу тудыра. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу киеренке сценарий буенча үтәргә мөмкин.

«Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», — дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев