Татарстанда тәрәзәдән егылган яшь ярымлык бала вафат булган
Хәзер махсус органнар тикшерү үткәрәләр.
Бөгелмәдә өченче кат тәрәзәсеннән егылган яшь ярымлык малай бу төнне җирле район хастаханәсендә үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча Россия тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Барысы да 26 апрельдә Якупов урамындагы йортның бер фатирында 19:00 тирәсендә булган. Бала өйдә агае һәм җиде яшьлек абыйсы белән булган. Фаҗига вакытында аларның берсе аш бүлмәсендә булган, икенчесе дәресләр ясаган. Эштән кайткан ата кеше ачык тәрәзәне һәм җирдә яткан улын күреп алган.
Ябык ми җәрәхәте белән баланы хастаханәгә салалар, ләкин аны коткарып кала алмыйлар. Хәзер махсус органнар тикшерү үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев