Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урам этләрен ашатуны тыярга ниятлиләр

Контрольлек итү

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты йортсыз хайваннарны, аерым алганда урам этләрен контрольсез ашатуны тыя торган канун проектын хуплады.

Документ комитет утырышында каралган.

Физик һәм юридик затларга хуҗасыз хайваннарны ашату өчен урыннар оештыру, шулай ук азык калдыкларын махсус билгеләнгән зоналарда калдыру тыелачак.

Документ Татарстаннан Дәүләт Думасында эшләүче депутатлар Татьяна Ларионова, Айдар Метшин һәм Илья Вольфсон тарафыннан эшләнгән. Ул билгеле бер территориядә, аерым алганда балалар һәм спорт мәйданчыкларында урам этләрен ашатуны тыюны күздә тота. "Моннан тыш, закон проекты төбәк һәм җирле дәрәҗәдә тыелган урыннар исемлеген мөстәкыйль рәвештә киңәйтү, аны тиешле норматив-хокукый актлар ярдәмендә тулыландыру мөмкинлеген күздә тота", - дип билгеләгән комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Шулай ук парламентарийлар йортсыз хайваннарны аулаучы оешма вәкилләренә каршылык күрсәтүне тыю турындагы закон проектын хупладылар.

 

https://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев