Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урман мәйданнарын арттыруга 197 млн сум акча тотылачак

Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Татарстанда урманнарның мәйданын арттыруга бер елда 197 млн. сум тотылачак, шул исәптән техника сатып алуга – 46,4 млн.

Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Чаралар «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты, «Урманнарны саклау» федераль проекты, «Экология» дәүләт проекты кысаларында эшләнелә.

«Төп максат – 2024 елга 100 процент нисбәтендә урманнарны кисү һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнде», – диде спикер.

Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Әлеге чорда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылды, урман үрчетү – 103, катнаш урман торгызу – 9 гектарда.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев