Татарстанда яшен һәм көчле җил булачагы турында кисәтә синоптиклар
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яшен һәм көчле җил булачагы турында кисәтә синоптиклар

26 апрельдә Татарстанда яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Һава торышы көндез һәм кич бозылачак. Төнлә бераз яңгыр явуы көтелә.

Төнлә һава температурасы 5-10, көндез 18-23 градус булачак.

СИШӘМБЕ КӨННЕ ЛЕНИНОГОРСКИДА БОЛЫТЛЫ КӨН, ТЕМПЕРАТУРА КӨНДЕЗ +18, ТӨНЛӘ +9 ГРАДУС ҖЫЛЫ БУЛАЧАК. ЧӘРШӘМБЕ КӨННЕ ЯҢГЫР ЯВУЫ ИХТИМАЛ. 

https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-yasen-ham-kocle-il-bulacagy-turynda-kisatte-5853673

https://pixabay.com/ru/


Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил булачагы турында кисәтте

Нет комментариев