Татарстанда өйгә газ кертүгә субсидия бирәчәкләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер категориядәге кешеләргә өйләренә газ кертү чыгымнарын каплауга субсидия бирү турында карар кабул иткән. Моның өчен барлыгы 195 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.
“Карар кабул ителде, хәзер Министрлар Кабинеты карарын әзреләү эше алып барыла. Анда субсидиянең кемнәргә нинди күләмдә биреләчәге тәфсилләп күрсәтеләчәк”, – дигән ул.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, I һәм II группа инвалидлар. инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өйгә газ кертү чыгымнарын 100 процентка каплауга (әмма 80 мең сумнан артмаган күләмдә) исәп тота ала.
Ә ине җан башына туры килә торган уртача кереме 10 меңнән 19 мең сумга кадәр булган гаиләләрнең бу максатка тотылган чыгымнарының 75 процентын каплаячаклар.
https://vatantat.ru/2022/02/73684/
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев