Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанга салкыннар килә

Татарстанда якын көннәрдә суытып җибәрәчәк.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнге температура -26, ә көндез -25 булачак.

24-25 гыйнварда төнлә -30, урыны белән -35 градуска кадәр салкын булачак.

26 гыйнварда салкын һава торышы сакланыр дип фаразлана. Төнлә -28, урыны белән -32, көндез -12 дән -17 гә кадәр салкын көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Көчле салкыннарда техник җитешсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта.

Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышы буенча киенергә, үзең белән җылы әйберләр, кайнар чәй алырга һәм ягулык запасы алырга кирәклеген искәртә.

 

https://vatantat.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев