Татарстанга терлек һәм терлек продукциясе кертүгә бәйле яңа чикләүләр бар
Тиешле карарны Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендәге Министрлар Кабинеты раслады.
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган.
Үзгәрешләр авыл хуҗалыгы хайваннары арасында тарала торган куркыныч авыруларны профилактикалау планнарына кагыла. Аерым алганда, котыру, Себер чире һәм бруцеллезга каршы көрәш чаралары тулыландырылган.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр Россия төбәкләрендә әлеге авырулар теркәлсә, аннан Татарстанга терлек һәм терлек продукциясе кертү вакытлыча чикләнергә мөмкин. Бу чаралар эпизоотик хәлгә карап, сайлап кына кулланылачак.
Карарны үтәү өчен җаваплылык Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә, республиканың Баш ветеринария идарәсенә, Эчке эшләр министрлыгына, шулай ук хайван хуҗаларына йөкләнгән.
Белгечләр фикеренчә, әлеге адымнар республикада эпизоотик иминлекне саклау һәм куркыныч инфекцияләр таралуын булдырмау өчен кирәк.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев