Татарстанлылар алкогольне росссиялеләргә караганда күбрәк эчә
Татарстанда алкоголь куллануның үсеше теркәлгән.
Ул гомумроссия дәрәҗәсеннән югарырак булып чыкты. Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы мәгълүматларына караганда, республикада яшәүче бер кешегә елына уртача 8,77 литр чиста спирт туры килә. Бу Россия буенча 8,06 литр тәшкил иткән уртача күрсәткечтән якынча 9% ка күбрәк.
Соңгы ел эчендә төбәктәге вәзгыять начарланды. 2025 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, куллану күләме алдагы чор белән чагыштырганда 12,1% ка арткан, ул вакытта күрсәткеч бер кешегә 7,82 литр дәрәҗәсендә булган.
Статистика формалаштырганда алкоголь продукциясен рәсми сату гына түгел, ә медицина хисабы белешмәләре дә исәпкә алынды, шул исәптән спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле авырулар һәм үлем очраклары турындагы белешмәләр дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев