Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм кертү өчен рөхсәтне онлайн алырга мөмкин
Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган «Я строю» платформасын яңарттылар.
Гамәлдәге дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртесе өстәлде, дип хәбәр итә ТР Цифрлаштыру министрлыгы.
Димәк, татарстанлылар онлайн рәвештә җир кишәрлегенең - шәһәр төзелеше планын, җир эшләре өчен ордер, файдалануга тапшыруга рөхсәт ала алачак. Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен шартлар тәкъдим ителә башлады",- ди матбугат хезмәте.
Алга таба суперсервиста «Электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү» хезмәтен алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, платформаның максаты — хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Әйтик, платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкыр кимегән.
2021 елда суперсервис барлык татарстанлыларга да ачык булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев