Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар смартфон аша иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирә ала

15 апрельдә 2024 елда тәртипкә китерү күздә тотылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда объектлар исемлегенә 45 муниципаль берәмлектәге 267 иҗтимагый киңлек һәм республиканың 34 районындагы 2 меңнән артык ишегалды кертелгән.

«Татарстанлыларга тавыш бирү өчен ике мөмкинлек бар: берсе - веб-сәхифә, аңа компьютердан кереп була, икенчесе – смартфонда «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша. Без кешеләрнең икенче вариантка өстенлек бирүен күрәбез», - дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

Ул шулай ук республиканың барлык хакимият органнары һәм муниципаль берәмлек сайтларында баннерлар урнаштырылуын билгеләп үтте. «Әлеге баннерларга баскач, тавыш бирү сәхифәсенә эләгәсең», - диде ул.

Онлайн-сораштыру процедурасы берничә минутны ала. «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз аккаунтыңны кулланып тавыш бирергә була. Әгәр шәхси сәхифәң юк икән, аны берничә минут эчендә ачарга мөмкин.

«Теркәлү процедурасы бик гади. Телефон номерыңны күрсәткәч, анда СМС-код килә. Шуны керткәч, теркәлү уздың дигән сүз. Тавыш бирүдә катнашу өчен шул җитә», - дип аңлатты Начвин.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев