Исмәгыйль Сафуан улы Сафуановка 100 яшь!
Тормышта тирән ихтирам уятучы, дулкынландыргыч вакыйгалар бар. Гаҗәеп кеше, чын герой һәм күпьеллык дустыбыз Исмәгыйль Сафуан улы Сафуанов үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Ак Барс Иминият компаниясе өчен Исмәгыйль Сафуановичның 2018 елдан бирле безнең клиент булуы һәм безгә үзенең иминият яклавын ышанып тапшыруы зур дәрәҗә.
Геройның тормыш юлы
Исмәгыйль Сафуанович чын мәгънәсендә бөек һәм каһарман тормыш юлы узган кеше. Ул Лениногорск районының Керкәле авылында туып-үскән егет, 1943 елның ноябрендә, бик яшь чагында, фронтка алына. Исмәгыйль Сафуанович Бөек Ватан сугышының иң кырыс елларында пулемет взводы белән командалык иткән, утны-суны кичкән, илебез азатлыгы, киләчәк тыныч-матур тормышыбыз өчен көрәштә зур батырлык күрсәткән чын герой.
Туган якларына ул 1950 елда гына демобилизацияләнеп кайта, өенә кайткач, ул җиңел юллар эзләми, үзенең гомерен туган як иминлегенә, илнең мул-бай тормышы өчен хезмәт итүгә багышлый. Аның хезмәт биографиясе, ындыр табагында, битум заводында һәм «Керкәле карьеры» җәмгыятендә эшләве – төбәгебезнең үсеш ельязмасы. Җәмгыять алдында күпьеллык казанышлары һәм туган төбәгебезне чәчәк атуына керткән өлеше өчен ул хаклы рәвештә Лениногорскның Мактаулы гражданины исемен йөртә.
Тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге Исмәгыйль Сафуанович-хезмәт һәм сугыш герое гына түгел, шәхси тормышында да гаҗәеп тугрылык үрнәге. Сөекле тормыш иптәше белән ныклы һәм тату гаилә корып 70 ел бергә гомер иткәннәр. Бүген ул үзенең бер гасырлык юбилеен якыннары даирәсендә каршылый: Исмәгыйль Сафуанович —бәхетле әти, 7 оныкның , 7 оныкчыкның һәм тагын бер оныгының оныгыннан туган кызчыкның да бабасы.
Ак Барс Иминият компаниясенең горурлыгы
Без клиентларыбыз арасында легендар, көчле рухлы һәм акыллы кешеләр булуы белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең компаниянең иминиятләштерелүчесе статусында шушындый кеше булуы – безнең өчен бик каделе булган, олы ышаныч билгесе. Ак Барс Иминият компаниясе коллективы исеменнән без Исмәгыйль Сафуановичны чын күңелдән бер гасырлык юбилее белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс күңел җылысы, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын, кадер-хөрмәтен тоеп, озын, бәхетле гомер телибез.
Исмәгыйль Сафуанович, тыныч күк йөзе, бөек хезмәтегез, безнең өчен тормышны ярату һәм ныклык үрнәге булганыгыз өчен Сезгә ихлас күңелдән баш иябез!
Тирән хөрмәт белән,
«АК БАРС ИМИНИЯТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы
Нет комментариев