Татарстанның 12 районында ГТО тапшыру мәйданчыклары барлыкка киләчәк
Татарстанда быелның 1 августына кадәр 12 районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын тапшыру өчен яңа мәйданчыклар булдырылачак.
Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 37 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы тендердан күренә, дип яза «Бизнес-онлайн».
Азнакай, Актаныш, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән, Сарман, Әлмәт һәм Апас районнарында яңа спорт зоналары барлыкка киләчәк. Төгәл адреслар дәүләт контракты бәяләгәннән соң биреләчәк.
Мәйданчыкларны комплексның барлык төп нормативларын үтәү өчен җайланмалар белән җиһазландырачаклар. Аерым алганда, турниклар һәм төрле дәрәҗәдәге перекладиналар, гимнастика эскәмияләре, пресска күнегүләр ясау өчен күперчекләр, озынлыкка сикерү комплексы һ.б. урнаштырылачак.
Моннан тыш, урамда куела торган көч тренажерлары һәм кардиотренажерлар, резина өслекләр һәм сынау нормативлары белән мәгълүмат стендлары каралган. Җиһазларның бер өлеше сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылачак.
Бизнес-онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев