Татарстанның бер районында яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен 10 штраф китергәннәр
Эш судта.
Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.
Эш судта тикшерелә башлагач, машинаны әбисенең исеменә оныгы рәсмиләштергән, тизлек режимын да даими рәвештә ул бозган булып чыга.
Штрафларның гомуми суммасы 5 мең сум тәшкил итә, аларны вакытында түләмәгән өчен, бу сумма икеләтә арттырыла.
Мондый хәлләргә тарымас өчен, суд транспорт чараларын аларны йөртүчеләр исеменә рәсмиләштерергә яки даими кагыйдә бозучы балаларга машинаны бирмәскә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев