Татарстанның бер районында умарталыкка аю һөҗүм иткән (+видео)
«Бал кортлары урман эчендә булгач, кеше-кара йөри калса», дип видеокамера куйган идек, дип сөйли Рания ханым.
Лаеш районында Атабай урманында умарталары бар икән. Умарта хуҗасы көн саен камераны кабызып, карап тора. Беркөнне кабызгач бер оя ауганлыгын күрә, ә оя эчендәге рамнар тирә якка чәчелгән.
"Ирем икенче көнне йөгерде урманга, — дип сөйләде "Матбугат. ру"га Рания ханым. — Ояларны карый, рамнарда тырнак эзләре калган. Бу хәл ике көн рәттән кабатланды. Шуннан тиз генә ояларны бүтән җиргә күчерергә кирәк дип, җыеп күчереп куйдык. Әле һаман кем, нәрсә килгәнен белмибез, тик аю дигән шик булгач, ике ояны калдырдык. Ә берсенә камераны беркетеп куйды ирем. Һәм менә бүген төнлә ул күренде. Нинди зур, матур инде үзе.
Әйтәсе килгән сүзебез: авыл кешеләренә, урманда йөрми торыгыз, хәзер җитмәсә гөмбә вакыты. Шуңа сакланырга кирәк дип кисәтәбез килә!"
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев