Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның чигүле картасында Лениногорск чигүчеләренең дә өлеше бар

Татарстанның чигүле картасында лениногорскилыларның да күңел җылысын биреп төшергән бизәкләре керде, аларның да хезмәте күренә.

Быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республиканың 43 районы һәм 2 шәһәр округы тәкъдим иткән кисәкләрдән бербөтен итеп Татарстан картасын чиктеләр.

Татарстан картасын чигү проекты февраль аенда башланып китте. Июньдә тәмамланды. Картаны Казанда һәм Болгарда тәкъдим иткәннәр. Лениногорск районына туры килгән өлешне Лениногорск балалар рәсем сәнгате мәктәбенең декоратив-кулланма сәнгать педагоглары эшләгән, аерым алганда, Татьяна Петрова эскизын ясаган, Алия Гайнетдинова картаны чиккән.

«Шулай ук әлеге проект барышында аның бер этабы булып, сөлге чигү дә оештырылды, Лениногорск районы исеменнән Татьяна Ивановна сөлгене чикте, — ди проектның Лениногорск районы буенча кураторы, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Лилия Кәримова. — Безнең оста куллы педагогларыбыз бик зур тырышлык таләп итә торган эшне башкарып чыкты. Чигүнең эскизы, аның һәрбер сызыгы диярлек, алай гына да түгел, чигүдә кулланыла торган җепләр — барысы да Казандагы Татарстан мәдәният ресурс үзәге белән алдан килешеп, алар тарафыннан расланып, барлык төгәллекләр белән эшләнде. Татьяна Ивановна һәм Алия Атласовна дәресләрдән тыш, картаны эшләделәр, бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килде. Карта төшерәсе тукыма бик тыгыз иде, шунлыктан эшләргә бераз авыррак булган», — ди Лилия Хәлимовна.

Һәр районның горурланып сөйли торган урыннары, шәхесләре, тәм-томнары, эшләнмәләре, символлары була. Лениногорск картасында ротонда, Тимәштәге Утыз Имәни комплексы, Бәкердәге шифаханә, Нефть монументы, тукылган палас рәсемнәре бар. «Республиканың 45 районыннан җыелган 45 элемент-фрагментларны бергә җыеп берләштергәч, Татарстан картасы килеп чыккан. «Әлеге картаны Болгарда „Яңарыш: Эпосның заманча укылышы“ фестивале кысаларында күрә алдык, — дип сөйли „Татарстанның чигүле картасы“ проектының Лениногорск районы буенча кураторы Гөлнара Вагизова. — Татарстанның һәр районы чигүчеләр мәдәни-тарихи һәм географик үзенчәлекләрне, ул районга хас төсләрне, орнаментларны да исәпкә алып эшләгәннәр. Лениногорск картасы бик матур килеп чыккан», — ди ул.

Лениногорск картасында тамбур чигүе техникасы кулланылган. Җепләрнең төсләре ачык, күзне тынычландыра торган төсләр.

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 18 август санында укый аласыз.

фотолар: балалар рәсем сәнгате мәктәбеннән

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев