Татарстанның Саба районында очыш полосасы төзеләчәк
Татарстанның Саба районында «Миңгәр» ясалма очыш полосасын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.
Шул хакта белешмәләр Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрында урнаштырылган.
Объектны Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлегендә урнаштыру ниятләнә. Төзүчесе - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты.
Элегрәк Саба районы Иләбәр авылында тау чаңгысы комплексының беренче чиратын төзүгә 162 миллион сум акча юнәлдереләчәге турында хәбәр ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев