Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат

Бүген 84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булган.

«Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте», - диде гаиләнең килене Ләбибә ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартта Кама Тамагы районнын Иске Барыш авылында туган.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 


Нет комментариев