Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«ТАТМЕДИА» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиахолдингның туган көне белән котлады

«ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиахолдингның туган көне белән котлады.

«Кадерле дуслар! Коллегалар! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең туган көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Татарстан һәм Россия Федерациясе мәгълүмат кырында республиканың уңай көн тәртибен алга этәрүдәге уңышларыгызны бөтен республика югары бәяли. Сез – журналистиканың чын профессионаллары һәм авыр һөнәрдә әле тәҗрибә туплап килүчеләр. «ТАТМЕДИА» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар.

Сезгә перспективалы яңа проектларны, иҗади казанышларны гамәлгә ашыру өчен көч-дәрт, куәт телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим!» – диде медиахолдинг җитәкчесе.

Т.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев