«ТАТМЕДИА»нең 24 басмасы тиражларын арттырган
«ТАТМЕДИА» 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясады. 24 басма 2022 елның 2 яртыеллыгы дәрәҗәсенә кадәр язылу тиражларын арттыра алган.
"Шәһри Чаллы", "Ютазинская новь" газетлары, "Безнең мирас" журналы тиражы 20 проценттан тан артык үскән. Алабуга, Бөгелмә, Арча, Спас, Түбән Кама, Апас, Әлки, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары газетлары лидер булып чыкты. Шулай ук «Челнинские известия» газетасының тиражы арткан.
«Татмедиа» холдингына керүче республика газеталарының тиражы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 113,8 процентка арткан.
Күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы - торак пунктларда почтальоннар җитмәү, бу почта аша язылуның кимүенә китерә. Шуңа бәйле рәвештә, «ТАТМЕДИА» АҖ редакцияләре елдан-ел редакциядә альтернатив язылуны күбрәк кулланалар. Мәсәлән, «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына узган елгы дәрәҗәгә альтернатив язылу 4 процентка арткан һәм гомуми язылу күләменең 18,7 процентын тәшкил иткән.
«ТАТМЕДИА» басмалары «Татарстан почтасы» белән берлектә уздырыла торган «Язылу декадасы»нда катнаша, ул вакытта язылу бәясе 7-13 процент ташлама белән бирелә.
«Татарстан почтасы» аша язылу тиражын, альтернатив язылу һәм ваклап сатуны исәпкә алып, 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «ТАТМЕДИА» газетлары һәм журналларының гомуми басма тиражы 236 634 данә тәшкил итә.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев