«Татнефть» компаниясе сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сменаларның булмаячагын хәбәр итә
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татнефть» компаниясе сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сменаларның булмаячагын хәбәр итә

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар! Кызганыч, быел җәй «Татнефть» балалар сәламәтләндерү лагерьлары кунакларны кабул итмәячәк, дип хәбәр итәргә мәҗбүрбез.

Компания өчен төбәк халкының сәламәтлеге һәм иминлеге мөһимрәк, шуңа күрә 2020 елда җәйге сәламәтләндерү сменаларын булдырмау турында карар кабул ителде. Көзге һәм кышкы сменалар үткәрү турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Исән булыгыз!

 

 http://bugulma-tat.ru

 


Нет комментариев