Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен онытмыйлар

Түбән Чыршылы мәктәбендә тарихчы, әдип, педагог, күренекле дин эшлеклесе Риза Фәхретдиннең нәсыйхәтләренә нигезләнгән "Әдәп башы-туган тел" дип аталган чара узды.


Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Ел саен гыйнвар аенда уза торган чара бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинне искә алу, аның хезмәтләренә таяну, тәрбияле бала булу юлларын курсәтү иде.

Чара барышында укучылар әдипнең нәсыйхәтләрен сәхнәләштерелеп, күренешләр тәкъдим иттеләр. 1 сыйныф укучылары ашау әдәпләре, тәрбиялелек турында күренеш күрсәттеләр.

2 - 4 сыйныф укучылары "Башак" әкияте аша кешегә нәрсә бәхет китергәнен әйтеп биргәннәр.
5 сыйныф укучылары "Өч кыз" әкияте аша әти - әниләрне  хөрмәт итәргә, яратырга өндәделәр.

6 сыйныф укучылары алдашырга ярамаганны, сәламәтлекне сакларга кирәклекне белдергәннәр.
7 сыйныф укучылары исә хәзерге заман чиренә әйләнгән телефонннан аерыла алмыйча, әти- әни сузен ишетмәү, саф һавага чыкмау, дуслык әдәпләре турында кирәкле фикерләр җиткерделәр.

8 сыйныф укучылары мәктәп, гыйлем алу турында күренеш күрсәттеләр.

Һәрбер сыйныф әзерлек барышында тагын бер тапкыр өстәл китабына әйлангән "Балаларга насыйхәт" китабын укып, күренешләргә туры килгән әдәп кагыйдәләрен матур итеп әйтеп бирде. Галимнең тәрбиялелек темасына кагылган фикерләре  хәзер дә бик актуаль булып кала, - дип язалар мәктәптән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев