Түбән Камада микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән

Түбән Камада микроавтобус чит ил машинасы белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан ерак булмаган автомобиль хуҗалары хәбәр итте.

 


Сәнәгать зонасы территориясендә «Тойота» микроавтобусы һәм «Рено Логан» машинасы бәрелешкән. «Тойота» бәрелүдән соң әйләнеп капланган.


«Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән.


«Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. Тугыз кеше дә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә урнаштырылды», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев